Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 48 гаилә катнашты. Аларның яртысы күп балалы гаиләләр.
"Гаилә-ул дәүләт нигезе. Сез барыгыз да нык һәм тормышны яратып яшәүче гаиләләр. Сез искиткеч балалар үстерәсез һәм тәрбиялисез, кайберләрегез инде оныкларын тәрбияләүдә катнаша. Бу бик мөһим. Милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклап калу, өлкәннәрне олылау-болар барысы да гаилә аша тапшырыла", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу, гадәттәгечә, Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан уза. «Бүген без сезнең һәрберегезгә республикабызга керткән хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бу-безнең уртак йортыбыз. Татарстан елдан - ел матурлана бара. Быел без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Барыгызны да әлеге истәлекле дата белән котлыйм", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Чарада Мамадыш районы Егоровлар гаиләсе катнашты. Николай Николаевич һәм Елена Николаевна 40 ел бергә . Ике балалары һәм өч оныклары бар. Гаилә башлыгы чакыру алуларына сөенде һәм бик теләп катнашачакларын әйтте.
Бүген Татарстанда дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Федераль милли проектлар һәм торак алу мөмкинлеген, сыйфатлы белем һәм югары технологияле медицина ярдәмен тәэмин итүгә, яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән уннарча республика программалары уңышлы тормышка ашырыла.
Республика теркәлгән никахлар саны буенча гына түгел (2020 елның гыйнвар-июль айларында 9102 никах), аерылышкан никахлар саны кимү темплары буенча да лидерларның берсе булып тора.