Россия Мәгариф министрлыгы дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгага керткән өлеше өчен Политехник көллияткә рәхмәт белдерде

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Мамадыш политехника көллияте 2019 елда Казанда «Ворлдскилс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын оештыруда һәм уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен бүләкләнде. Мәгариф учреждениесе җитәкчесе Николай Егоровка Рәхмәт хаты тапшырылды, ул безнең матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында Россия Мәгариф министрлыгы мамадышлыларның дөньякүләм масштабтагы вакыйгага керткән өлешен лаеклы дип билгеләп үтте. Чемпионатка кадәр колледж коллективы катлаулы җиһазлар, төрле станоклар куюда катнашты, ә инде чара вакытында аларның төзеклеген карап тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International