Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"республика хәйрия акциясенә теләктәшлек белдерде.

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Саба муниципаль районнары буенча Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"республика хәйрия акциясенә кушылды. Рюкзаклар һәм мәктәп җыелмаларын күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче тагын 50 бала, шулай ук әти-әниләре катлаулы финанс хәлендә калган балалар ала алачак. Быел андыйлар аз түгел-пандемия татарстанлыларның кеременә дә, аларның характерына да йогынты ясаган - алар сакчыллыкка өйрәнгәннәр. Балаларда экономияләү мөмкин түгел, шунлыктан читтән ярдәм артык булмый.

Укучылар һәм аларның әти-әниләре исеменнән акциядә үз өлешләрен керткән Марат Ибраһимовичка, мамадышлыларга балаларыбызны сөендергән өчен  рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International