Август конференциясе күчерелде. Педагогларның традицион очрашуы 28 августта булачак. Шул ук көнне "Квантум" балалар техник иҗаты үзәге дә ачылачак, аның эше мисалында чараның төп темасы - һөнәри юнәлеш бирү. Программада Мамадыш интернат-мәктәбе каршындагы өстәмә укыту-тәрбия бинасын төзү барышы белән дә танышу каралган.