Мамадыш районында Мамадыш-Кукмара участогы ике айга диярлек машина хәрәкәте өчен ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мамадыш районында 30 апрельдән 26 июньгә кадәр Мамадыш – Кукмара автомобиль юлы 18,5 чакрымнан 19,2 км чакрымга кадәр участокта вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә реконструкция эшләре планлаштырыла» - дип хәбәр итә ведомство. Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Мамадыш – Кукмара» - Келәүш, «Мамадыш – Кукмара» - Ямаш, «Мамадыш – Кукмара» - Келәүш - Шәдче автомобиль юллары аша әйләнеп узарга тәкъдим ителә.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/mamadysh-kukmara-avtomobil-yuly-ike-ayga-vakytlycha-yabyla