Шәһәр Башкарма комитеты Мамадышта яшәүчеләрнең чираттагы мөрәҗәгатенә җавап бирде. Бу мөрәҗәгаттә Совет урамындагы балалар мәйданчыгының бер участогы баалар тормышына куркыныч тудыруы турында хәбәр ителгән иде. Ул машиналар йөрү өлеше белән чиктәш. Проект буенча биредә коймалар каралмаган, шуңа күрә иң беренче чиратта мамадышлыларның иминлеге өчен ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган һәм куаклар утыртканнар-алга таба алар тере койма булып хезмәт итәчәк.
Фотолардан күренгәнчә, мәйданчыкның бу өлеше утыртмалардан юк иде, шуңа күрә биредә койма чыннан да кирәк иде. Без мамадышлыларга безнең ресурска ышаныч белдерүләре өчен, ә шәһәр Башкарма комитетына бу хәлне сыйфатлы итеп башкарулары өчен рәхмәт белдерәбез.
Район башкарма комитеты матбугат хезмәте телефоны: 3-12-29