Мамадыштан 93 яшьлек Вахит Галиев "Балкыш" фестиваленең республика сәхнәсендә чыгыш ясады

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Балкыш» («Сияние») ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның алтынчы республика фестиваленең Гала-концерты уза. Ябык мәйданчыкта «Крылья Советов» паркында якташыбыз, 93 яшьлек Вахит Галиев та чыгыш ясады. Ул бәйрәмгә чакыру алган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны булды. Республикада танылган шагыйрь һәм язучы, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданинын көчле алкышлар белән сәламләделәр сәхнәдә. Бүләккә самавыр бирделәр. Бу бүләкне аңа Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков һәрвакыт балкып торучы һәм картаймый торган Вахит Галеевка тормышның күп кенә социаль әһәмиятле өлкәләренә керткән зур өлеше өчен тапшырды.

Ачылу тантанасында фестивальдә катнашучылар адресына республика Президенты исеменнән сәламләү хатын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укыды. «Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI „Балкыш“фестивалендә катнашучыларны сәламлим. Быел ул истәлекле даталарга багышланган. "Балкыш" - Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итү буенча искиткеч проектларның берсе. Ул „Демография“ милли проектының „өлкән буын“ Федераль проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча җавап бирә», — дип белдерде Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Беренче фестивальдә 3,5 мең Татарстан Республикасында яшәүче катнашкан булса,  бишенчесендә инде аларның саны 20 меңгә җиттте. Бу , чараның әһәмияте һәм кирәклеге турында  сөйли, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International