Мамадыш яшьләрен ”Без – ул дөнья!”дип аталган бәйгедә катнашырга чакыралар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Республика медиаконкурсы 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр чорда «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында тормышка ашырыла. Конкурс өч юнәлеш буенча үткәрелә: «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм «График эшләр», 12 номинациядә. Конкурста 14-30 яшьләрдәге актив яшьләр катнаша ала. Гаризалар һәм конкурс эшләре http://atmrt.ru/ сайтында 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның материалларына һәм эшләренә эксперт бәя биреләчәк. Һәр номинациядә җиңүче билгеләнәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International