Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәләренә быел да булачак. Бу хакта бүген район башкарма комитетының икътисад бүлегендә хәбәр иттеләр. Совет урамында сәүдә итүнең графигы безнең ресурсларда басылачак. Ярминкәләр март аена кадәр дәвам итәчәк дип көтелә. Сезон дәвамында район халкы ярминкәгә 15 тапкыр бара алачак. Икътисад бүлегендә, продукция сыйфатыннан тыш, бәяләргә дә игътибар биреләчәген әйттеләр – алар, гадәттәгечә, базар бәяләреннән 10-15% ка кимрәк булырга тиеш. Быелгы ел уңышлы булды, шуңа күрә ярминкәләр дә бай булыр дип көтелә. Сатучылар арасында районыбыз фермерлары да күп, бу аларга үз продукцияләрен арадашчысыз гына чатып алучыга җиткерү мөмкинлеге бирә. Ә сатып алучылар яхшы сыйфатлы товарны үз бәясенә ала дигән сүз. Ярминкәләр ике атна саен шимбә көнне Совет урамында үткәреләчәк.