Айрат Хәйриев ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы белгеч дип танылды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Биектау районында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның 42 нче республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерларның  3 нче   конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП(ГПП) АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Бу конкурста Татарстанның барлык районнары вәкилләре катнашты. Якташыбыз Айрат Хәйриев ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы белгеч дип табылды.

Айрат «азык-төлек программасы»АПК да эшли. Айрат  гаиләле, ике бала әтисе. Аның исеме авыл хуҗалыгы турында яңалыклар сводкасында еш яңгырый, шуңа күрә аның уңышы очраклы түгел, ә күпьеллык эш нәтиҗәсе дип әйтә алабыз.

Айрат, без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз һәм сезне чираттагы җиңүегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International