Мамадышта балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан 19 августтан 2 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге (Татарстан) Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча традицион тематик консультация үткәрә.

Белгечләр балалар киемнәре, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы, канцелярия товарлары, балалар туклануы сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча консультация бирәләр

Консультацияләрне 8(85563) 3-98-86, 8(85563) 3-97-21 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр эш режимы, 12-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр тәнәфес. Шимбә, якшәмбе ял көннәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International