Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 20 августта, төнлә дә, көндез дә Татарстан буенча урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар тарафыннан таратылган һава шартларының начараюы турындагы кисәтүдә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк, дип билгеләнә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика метеорологлары фаразына караганда, җылылык Татарстанга бу атна ахырына киләчәк, дип хәбәр иткән иде.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/19-08-2020/tatarstan-sinoptiklary-k-chle-il-turynda-kis-t-5764608

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International