Мамадышта җәйге профилактикадан соң "Лагуна" бассейны ачыла

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

19 август көнне 8: 00 сәгатьтә «Лагуна» йөзү бассейны яңа сезонны ача - ул үз эшен җәйге профилактикадан соң яңадан башлый. Район башлыгы Анатолий Иванов бассейнны мөмкин кадәр иртәрәк ачу бурычын куйды. Ул аны мәктәп укучылары арасында йөзү буенча дәресләрне оператив рәвештә башлау кирәклеге белән бәйләде. Белем бирү оешмалары укучылары арасында үткәрелгән сораштырудан  күбесенең йөзә белмәвен күрсәтте. Спорт объектының эш расписаниесендә сәгатьләрнең күп өлеше яшьләр белән шөгыльләнү өчен бүлеп бирелүе күренеп тора. Ул шулай ук йөзү бассейннарының төп функциясе күңел ачу түгел, ә сәламәтләндерү һәм яхшы физик форманы саклау урыны, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, спорт уку төркемнәрендә балалар йөзү белән бушлай шөгыльләнә. Секциягә «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә яки «Лагуна»да язылырга мөмкин. Бассейн ирекле йөзүгә килүчеләр өчен түләүле, әмма арзанлы (50 сум – балаларга, 100 сум – Өлкәннәргә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International