Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге, үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Мамадыш шәһәре, Пугачев урамы, 2 нче йорт адресы буенча, идарәнең территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 885563 3-98-86 телефоны буенча алдан язылып булачак.