Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Мамадыш районында булды

2020 елның 14 августы, җомга

Мамадыш районында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов булып китте. Эш сәфәре кысаларында Владимир Александрович өч объектны карады, алар барысы да «Төньяк»микрорайонында урнашкан.

Беренче эш итеп ул «Лагуна» да булды, йөзү бассейнының үткәрүчәнлеген бәяләде һәм әлеге объектның үзенчәлекле стилен дә билгеләп үтәргә өлгерде.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Алексей Смирнов белән әңгәмә вакытында ул яшь буынны йөзәргә өйрәтү кирәклегенә басым ясады. Исегезгә төшерәбез, бу юнәлештә район территориясендә актив эш алып барыла, барыннан да элек район башлыгы Анатолий Иванов бу эш белән даими кызыксынып тора. Хәзер»Лагуна»ны  су белән тутыру дәвам итә. Су җылынырга өлгерсә, килүчеләр өчен яңа сезон 17 августта ачылачак. Безнең матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында спорт буенча баш белгеч Мамадыш районын актив һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудыруда иң алдынгы районнарның берсе дип атады. Министр күршедәге яңа спорт комплексы төзелешенең барышын бәяләде һәм шәһәр стадионы-ипподром территориясендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International