Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында эш сәфәрендә булды. Анда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм Мамадыш муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Бүгенгә бөртекле культуралар чәчелгән 37 мең гектардан бөртеклеләрнең 40 проценты җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 43,5 центнер тәшкил иткән. 62 мең тонна ашлык суктырылган. Кырларда урып-җыю чорына ике сменалы эш оештырылган.
«Районда 182 тонна сөт савыла, ягъни бер сыерга 28 кг туры килә», — диде Анатолий Иванов. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда узган ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Мамадыш районында уҗым культураларын чәчү эшләре башланды, барлыгы 15 мең гектар мәйданда көзге чәчү планлаштырылган. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, территориянең уңышларын билгеләп үтеп, районның авыл хуҗалыгы күрсәткечләре тагын да зур булсын өчен резервлары һәм потенциалы җитәрлек, дип өстәде.
Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында мамадышлылар республика башлыгына авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән инициативалар, шул исәптән үзара салым программасы өчен рәхмәт белдерделәр.
Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Түбән Тәкәнеш авылында ««РМ АГРО» ҖЧҖ көче белән реконструкцияләнгән шәхси спорт комплексында булды. Инвестор Рифат Мотыйгуллин акчасына биш ай эчендә анда спорт комплексын урнаштыру өчен бина ремонтланган. "Туган як" үз эченә мини-футбол өчен зур зал, көрәш, тренажер һәм теннис залларын ала. Исегезгә төшерәбез, бу авыл территориясендә якташыбыз инициативасы белән ачылган икенче спорт комплексы инде. Бу эш инвстор акчасына башкарылган. Универсаль спорт комплексында мини-футбол залы, көрәш залы, тренажер залы, теннис залы бар.