Бүгенге көн район тормышында тарихи мөһим статуска лаек. 13 августта "Төньяк" микрорайоны территориясендә газүткәргеч төзелеше башланды. Әйтергә кирәк, Мамадышның бу өлешендә 60ка якын йортта әле газ юк иде. Моннан тыш, биредә күп балалы гаиләләргә бушлай бүлеп бирелгән 280 җир кишәрлеге урнашкан. Линиянең озынлыгы-14,2 км, шәһәрнең төньяк өлешенә газ кертү эшләре региональ программа кысаларында башкарыла. Мамадыш башкарма комитетында проект алдагы елга да күчә торган, ягъни эшнең кайчан тәмамланачагын әйтеп булмый, дип аңлаттылар. Торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру программасы 2019-2023 елларга исәпләнгән.
Исегезгә төшерәбез, газүткәргечен төзү темасы 2015 елдан бирле аеруча актуаль булды, нәкъ менә шул вакытта күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирелгән "Төньяк-2" барлыкка килде. 2017 елда коммуникацияләрдән су кертелде, әлеге территория өчен электр проблемасы юк. Шәһәр Башкарма комитетында газлаштырылганнан соң территориядә актив рәвештә йортлар төзелеше башланыр дип көтәләр. Бу микрорайон өчен тагын бер мөһим тема-юл төзелеше.