Бүген Мамадышта ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадышта ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул иттеләр. Бу - бәйрәм чаралары уза торган 18 нче район. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт 25 июльдә Казанда бирелде.

Мамадышлылар юбилей флагын «Яшьлек» скверында каршы алдылар. Биредә район мәдәният бүлеге артистлары катнашында «Безнең яшьлек җырлары» дигән концерт булды. Тантаналы өлеш вакытында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм район гербы төшерелгән билгене ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетте.

Чара кысаларында Анатолий Иванов Мамадыш муниципаль районының хезмәт ветераннарына: Юлия Аполлоновага, Александр Якимовка, Николай Шахтинга, Хәят Галимовага, Аркадий Пантелеевка «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.

ТАССРның 100 еллыгы символы шәһәр урамнары буйлап үтте, ә мамадышлылар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International