Мамадыш ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итәчәк

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Иртәгә Мамадышта ТАССР әләмен кабул итү тантанасы була. Бәйрәм чарасы «Яшьлек» скверында көн уртасында башланачак. Анда район башлыгы Анатолий Иванов әләмгә район гербы төшерелгән нашивканы беркетәчәк һәм  «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билгеләр тапшырачак. Шәһәр халкына юбилей флагы янында истәлеккә фотога да төшәргә мөмкин булачак. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы атрибутын Мамадышның Совет урамы буенча алып төшәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International