Сентябрь аенда республикада, президентлардан тыш, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау да узачак

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Сентябрьдә республикада, президенттан тыш, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау да узачак. Алар-хакимияттә кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртучылар.

Муниципаль сайлаулар «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 131 нче Федераль закон нигезендә биш елга бер тапкыр уздырыла. Татарстанда бу инде 2005 елдан башлап дүртенче сайлау кампаниясе булачак. Якындагы көздә 956 шәһәр һәм авыл җирлекләре советы формалашачак, барлыгы 7700ләп депутат сайланачак. Мамадыш районы турында гына сөйләсәк, безгә 235 депутатны сайларга туры киләчәк.

Депутатларның мөһим бурычы-сайлаучылар белән элемтә булдыру.

Төгәлрәге-депутат сайлаучыларның мәнфәгатьләренә бәйле теләсә нинди мәсьәләләрне карауда катнаша. Гади һәм аңлаешлы мисал - Мамадыш территориясендә төзекләндерелгән пляж төзү карары муниципаль депутатлар белән бергә кабул ителде.

Депутат шулай ук гражданнарның хокукларын бозу турындагы мәгълүматларны тикшерергә, моңа тиешле органнар хезмәткәрләрен җәлеп итәргә, иҗтимагый оешмалар һәм сайлаучылар белән очрашулар һәм җыелышлар үткәрергә хокуклы .

Еш кына муниципаль депутат итеп актив укытучылар, врачлар арасыннан кандидатура сайлана. Депутат булып сайлангач инде активистның тавышы ныграк ишетелә, күбрәк эш эшли ала. Чөнки ул халык сайлап куйган вәкаләтле вәкил.

Хәзер ул активист түгел, ә халык тарафыннан сайланган муниципаль берәмлек вәкиле буларак кабул ителә. Әгәр шәһәрдә хәл итүне таләп итә торган актуаль проблема булса, муниципаль депутат аны бер төркем активистларга караганда тизрәк хәл итәчәк. Мәсәлән, скверны төзекләндерергә яки законсыз сәүдә проблемасын хәл итәргә кирәк булса, төрле округлардан берничә депутат берләшергә һәм вәзгыятькә йогынты ясарга мөмкин. Чөнки дәүләт вазыйфасында булган кешеләрдән гаризаларны игътибарсыз калдыруы кыен.

Муниципаль депутатлар шәһәрне төзекләндерү өчен җаваплы, алар бюджетны нәрсәгә тотарга кирәклеген хәл итәләр. Муниципаль депутатлар вәкаләтләренә халык белән очрашулар һәм җирле проблемалар турында фикер алышу керә.

Исегезгә төшерәбез, сайлаулар 11-13 сентябрьдә оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International