Район башлыгы Анатолий Иванов берничә күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашты

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Район башлыгы берничә күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашты. Җыелышлар Гагарин ур., 17, Азин ур., 4 адреслары буенча узды. Анатолий Иванов бу адреслар  буенча мамадышлылар белән шәхсән аралашу һәм йортлардагы, йорт яны территорияләрендәге проблемалар турында шунда яшәүчеләрдән ишетү, чишү юлларын тиз табу нияте белән килде. Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларның кайберләре "Безнең ишегалды" республика программасы буенча эшләр башланган инде, аерым алганда, 5 территориядә ял көннәренә бордюрларны монтажлау тәмамлана, ә аннан соң асфальт җәю башланачак. Әмма кайбер ишегалларына бу инициатива 1 елданалып  5 елга кадәр булган вакыт аралыгында гына барып җитәчәк, ә мамадышлыларның  күпчелек сорауларын монда һәм хәзер чишүне таләп итә.

Шулай итеп, хәзер күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган иң киң таралган темалар беркетмәдә теркәләчәк. Бу киләсе очрашуда район башлыгы махсус документка таяна һәм аның буенча җаваплы хезмәтләрнең эш нәтиҗәлелеген бәялиячәк дигән сүз. Анатолий Иванов йорт тирәсендәге отмосткаларны ремонтлауга, су белән тәэмин итүгә, кар тоткарлауларны оештыруга, ОДН өчен чыгымнарга, балалар мәйданчыкларына ком китерүгә һәм йортлар янында эскәмияләр урнаштыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне кабул итте. Барлык сораулар да чишү өчен контрольгә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International