Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Иртәгә, 12 августта, Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер урыннарда яшенле яңгырлар явачак.

Төньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5...10 градус була. Көндезге сәгатьләрдә һава +19... +24 градуска кадәр җылыначак. 

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-08-2020/irt-g-tatarstanda-kyska-vakytly-ya-gyr-yavachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International