1946 елда туган пациентка Мамадыш РҮХнең кабул итү бүлегенә уртача авыр хәлдә, гомуми көчсезлек, кәеф юклыкка һәм косуга зар белән керде. Кыска гына вакыт эчендә пациентка тулы тикшерү үткәрелде һәм үт куыгында ташлар булуы ачыкланды. Пациентның хәлен башка хроник авырулар булу эшне тагын да катлауландырды. Эндоскопик операция үткәрелде. Операцияне үз эшенең остасы , тәҗрибәле табиб Булат Арсланов уздырды. Мондый төрдәге операцияләрне шартларында гына ясый иделәр, Мамадыш үзәк район хастаханәсендә мондый операция беренче тапкыр шундый ясалды. Бу уникаль операция эндоскопия бүлегендә заманча материаль-техник җиһазлар булу һәм уникаль белгеч - эндоскопик тикшеренүләрнең, диагностика һәм дәвалауның заманча методларына ия булган Булат Арсланов ярдәмендә үткәрелде.
Хәзерге вакытта пациентка үзен яхшы хис итә, дәвалауны тулы күләмдә ала.