Мамадыш районында яшәүче Бибинаҗия Фазулла кызы Вәлиева бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде. 10 нчы августта Мамадыш районы Күк-Чишмә авылында гомер итүче тыл ветераны Бибинаҗия Фазулла кызы Вәлиевага 90 яшь тулды. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән аны шушы истәлекле дата белән Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов котлады. «Тормышыгызда истәлекле вакыйга – 90 яшь тулу уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезнең җилкәгездә зур һәм лаеклы тормыш. Сез Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы елларның кырыс сынауларын кичергән каһарман буынга карыйсыз. Фидакарь хезмәтегез белән Сез Мамадыш районы үсешенә зур өлеш керттегез. Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез үз эшегезгә бирелгәнлек, түземлек һәм сабырлык үрнәге булып тора. Сез бүген дә зирәк киңәшләрегез белән булышасыз, безне үзегезнең гаҗәеп ныклыгыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез белән рухландырасыз», - дип мөрәҗәгать итте Әлмир Имаметдин улы юбилярга.

Бибинаҗия Фазулла кызы  үсмер чактан ук тылда эшли башлаган. Гомере буе колхозда, туган авылында хезмәт итә. Тормыш иптәше Хикмәтулла белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Быел 66 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бибинаҗия Фазулловнаның оныклары Һәм оныкчыклары бик күп, алар аны уңышлары белән куандыралар һәм һәрвакыт кайтып хәлләрен белеп, булышып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International