Мамадыш районы прокуроры итеп Феликс Хафизов билгеләнде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Мамадыш районы прокуроры вазыйфасына юстиция өлкән киңәшчесе Хафизов Феликс Эдуард улы билгеләнде.

                Бүген Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков аны күзәтчелек ведомствосы органнарына  һәм Мамадыш муниципаль районы активына тәкъдим итте.

Феликс Хафизов 1969 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә туа.

1993 елда Казан Дәүләт Университетында «Хокук белеме» бүлеген тәмамлый.

Прокуратура органнарында хезмәт итүне 1999 елда Чистай шәһәре прокуроры ярдәмчесе булып башлый.

2002 елда-Чистай шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе.

2002-2007 елларда-Чистай шәһәр прокуроры урынбасары.

2007-2012 елларда-Чистай шәһәр прокурорының беренче урынбасары.

2012-2020 елларда-Минзәлә районы прокуроры.

Мамадыш районы прокуроры вазыйфасын башкарган Радмир Надыршин Татарстан Республикасы Прокуратурасы аппаратында хезмәт итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International