Түбән Камада яшәүче 24 яшьлек ир КП-17дә узган елның җәза үтә. Биредә ул ярдәмче эшче булып эшли, ә буш вакытларында спорт белән актив шөгыльләнә. Иректә чакта ул җиңел атлетика белән җитди мавыккан һәм команда составында футбол һәм волейбол буенча һәвәскәрләр ярышларында актив катнашкан.
Төзәтү учреждениесе администрациясе ир-атның сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культурага тугры булуына игътибар итеп, хөкем ителүчегә Мамадыш шәһәрендәге «Олимп» спорт комплексында ГТО значогы алу өчен нормативларны үтәргә тәкъдим итте. Һәвәскәр спортчы үз көчләрен сынап карарга риза булды.
Имтихан вкытында егет физик әзерлекнең бик яхшы дәрәҗәсен күрсәтте. Урыннан озынлыкка сикерү, кыска дистанциягә йөгерү, турникта тартылу, спорт снаряды ыргыту үз-үзеңне саклау кебек алымнарны ир-ат тиешле нормативларга сыешып башкарды. Хөкем ителүче тиешле нәтиҗә күрсәтә алмаган бердәнбер дисциплина-3 километр арага йөгерү. Нәкъ менә шул сәбәп аркасында ир-ат ГТО значогын алмаган. Әмма спортчы, күпмедер вакыт узгач, әлеге максатка ирешү өчен бар көченә тырышачагын белдерде.