"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 163 беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе быел 163 беренче сыйныф укучысына ярдәм итәчәк. Шуларның 7сенә  РУЭС предприятиесе үз бүләкләрен бирәчәк. Шулай ук уку кирәк яраклары 2-11 сыйныф укучыларына да биреләчәк. Бу ярдәм каралган балалар: күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, ата - аналары рәсми рәвештә эшсез дип танылган әти - әниләрнеңбалалары, инвалид балалар һ.б. Бүген аларга ярдәм күрсәтү өчен 200 мең сумнан артык акча җыелган, моннан тыш, район башлыгы инициативасы белән 107 гаилә предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә беркетелгән-аларга шәхси ярдәм күрсәтеләчәк. Социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Гарифуллин сүзләренә караганда, портфельләр инде комплектланган. Бу комплекта дәфтәрләр, ручка, карандаш, рәсем ясау өчен альбом, төсле карандашлар, буяулар, "непроливайка", пластилин, лепка өчен такта, линейка, төсле һәм гадәти картон табарга була. Ярдәмне 20 августка кадәр күрсәтергә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International