Район башлыгы Анатолий Иванов күп балалы гаиләләргә беркетелгән җитәкчеләргә: "Сез ярдәм итү мөмкинлеге булуга сөенергә тиеш!"

2020 елның 8 августы, шимбә

Яңа уку елы алдыннан район башлыгы күп балалы гаиләләргә беркетелгән җитәкчеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген, төгәлрәк итеп әйтсәк, күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр алдында җитәкчеләрнең  намуслы һәм социаль җаваплылыгын шәхсән үзе бәяләргә карар итте. Исегезгә төшерәбез, мондый практика инде  күптән кертелгән иде, район башлыгы – аның инициаторы гына түгел, ул үзе Мамадышның бер гаиләсенә шефлык күрсәтә. Эш барышында барлык җитәкчеләрнең дә бу эшкә җаваплы карамавы ачыкланды.

-Беркетелгән гаиләгә ярдәм итеп, үз гаиләләренә зыян китерердәйләр юк җитәкчеләр арсында. Ләкин мин кайберәүләрнең кешелеклек дәрәҗәләрен бәяләп бетерә алмаганмын икән. Кеше җанына тынычлык ала торган берничә урын бар. Минем өчен бу – мәчет, чиркәү һәм минем өем. 7- 8 бала яшәүче безгә беркетелгән йортта да без үзебезнең җанга тынычлык алсак, җыелешларда кызырып утырырга туры килмәс иде! Ярдәм итү мөмкинлеге булганга без сөенергә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек социаль яклау бүлеге җитәкчесе итеп Алмаз Гарифуллин билгеләнде. Яшь җитәкче дә үзенә берничә җаваплы йөкләмә алды. Ваемсыз, эшкә җавапсыз караучы директорларны һәм бизнесменнарны хәйрияче миссиясеннән азат итәргә һәм аларга лаеклы алмаш табарга  кушты Анатолий Иванов.  Торакны исәпкә алуга документлар җыю процессында БТИга карата да  сораулар туып тора.   Социаль түләүләр темасы да актуаль булып чыкты. Проблемаларны уртага салып чишү өчен  кварталга бер тапкыр очрашырга килешенде.

Чара ахырында Анатолий Иванов күп балалы гаиләләргә сәламәтлек һәм иминлек теләде, олы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Күп балалы әниләр өйләренә чәчәкләр белән кайтып киттеләр. Кайберәүләр өйләренә  рюкзаклар һәм канцелярия товарлары белән кайтып киттеләр. Бу бүләкләрне алрга 1 сентябрьгә гаиләгә беркетелгән җитәкчеләр бүләк итте!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International