Шәһәр юлларында ясалма тигезсезлекләр саны арту бу атнада иң күп фикер алышына торган темаларның берсе булды. Әгәр күпчелек мөрәҗәгатьләрнең авторлары "ясалма тигезсезлекләргә" каршы чыгыш ясаса, шәһәрлеләр арасында, киресенчә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларны хуплаучылар да бар икән. «Мамадыш - үзегезне саклагыз!» төркемнең язылучысы Алия Байкеева бер тигезсезлекне ГОСТ таләпләренә туры китерүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул тигезсезлекнең биеклеген үлчәгән һәм җитеп бетмәгән тиешле сантиметрларны өстәүне таләп итщргщ булган. Әлеге урынга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов чыкты - берничә көннән соң бу проблема бетерелде.
Хөрмәтле мамадышлылар, «Тигезсезлекне арттыру турында кем карар кабул итә һәм алар өчен участоклар ничек сайлап алына?» - дигән сорауга җавап бирәбез.
- Объектлар исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан тәкъдим ителә. Алар белем бирү оешмалары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда башка объектлар белән янәшә урнаштырыла.