Мамадышта бик күп туйлар көтелә!

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Август ае Мамадышның яшь парлары арасында туйлар үткәрү өчен иң популяр ай. Быел да август аенда 35 яшь пар өйләнешергә булган. Күп парлар  8 нче  августны сайлаган.  Бу көнне районның ун пары теркәлергә киләчәк.

Җәйнең икенче ае да Мамадышка егерме яңа гаилә бүләк иткән иде. Ел башыннан бирле барлыгы 69 гаилә тантаналы рәвештә үз гаиләләрен теркәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International