“Яшьлек”скверы “Җәй табышмакларда һәм шигырьләрдә” танып-белү программасына чакыра

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

7 август көнне 10.00 сәгатьтә Үзәк китапханә 7дән 14 яшькә кадәрге балаларны «Яшьлек» скверына чакыра. Биредә "Җәй табышмакларда һәм шигырьләрдә" дигән күңел ачу-танып-белү программасы узачак. Сезне күңелле конкурслар көтә: «Кирәкле төсне тап», «Җиләк-җимеш кәефе», «Тотып карап исемен әйт», «Буталчык», «Клумбага чәчәкләр утырт». Елның искиткеч вакыты – җәй турында бик күп яңа шигырьләр, мәкальләр һәм әсәрләр белән танышырсыз. Әлбәттә, берәү дә бүләксез калмаячак!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International