Мамадышта яшәүче Флера Фәхретдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Флера Мирзам кызы Фәхретдинова 1930 елның 5 августында Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында туа. Бүген тыл хезмәтчәне шәһәргә, туганнарына күчеп килгән. Аны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин котладылар. Алар тантана сәбәпчесенә Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Анатолий Ивановның котлау хатларын тапшырдылар. Аларның һәркайсында тантана сәбәпчесенең көчле холкы һәм башка кешелек сыйфатлары турында әйтелә. Флера Мирзамовна 2 онык һәм 3 оныкчыкны тәрбияләүдә актив катнаша. Без аңа тормышны яратып яшәвенә сокланабыз, якташыбызның тормыш энергиясе күп елларга җитсен дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International