Биология һәм инглиз теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Мамадыш районында биологиядән барлыгы 55 кеше имтихан тапшырды. Быел уртача тест баллы бераз югарырак һәм 59,09 булды, узган ел ул 58,24 баллга тигез иде.
Мамадыш районында инглиз телен 7 укучы сайлаган. Иң югары нәтиҗәгә шәһәрнең 2нче лицее укучысы Алинә Шәйхетдинова иреште. Ул 93 балл җыйды. Алинә мәктәптә укыган чорда Инглиз теле буенча күп санлы олимпиадаларда катнашып җиңүче һәм призер булган. БДИга укытучысы Регина Ермолаева белән бергә әзерләнгәннәр. Фән буенча югары балларны шәһәрнең 1 нче мәктәбе укучылары Диана Исаева (85 балл) һәм Чулпан Шәрифуллина (83 балл) да җыйганнар. Аларның укытучысы -Алия Вәлиева.
«Чит тел буенча мондый югары нәтиҗәләргә ирешү - бик зур казаныш", - дип шәрехләделәр район мәгариф бүлегендә.