Иртәгә, 6 августта, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава һәм җил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Явым-төшем яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез һава температурасы 28-33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/05-08-2020/tatarstanda-33-graduska-kad-r-esse-bulachak-5761552