Мамадыш районы ГХАТ бүлеге июль аена нәтиҗәләр ясады

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге агымдагы елның июль аена нәтиҗәләр ясады. Җәйнең икенче ае районыбызга 21 яшь граждан: 15 малай һәм 6 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның  өчесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, унбере – икенче, алтысы – өченче, 1 бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20,  иң яшь  әтигә 23 яшь тулган. Иң өлкән әти-әнигә – 40-ар яшь тулган.

Иң баһадир егет – 4160 грамм авырлыкта, иң кечкенә авырлык – 1790 граммлы сабыйга тәтегән. Иң озын буй 57 сантиметрлы сабыйга “эләккән”, иң кыска буй – 49 сантиметр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International