Мамадышта Физкультура хезмәткәрләре көнендә 5 спорт төре буенча ярышлар узачак. Нигезләмә.

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Физкультура хезмәткәрләре көненә багышланган ярышлар үткәрү турында нигезләмә

Максатлар һәм бурычлар:

- шәһәр һәм район халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә күпләп җәлеп итү;

- укучыларның, эшчеләрнең, шәһәр һәм район яшьләренең актив ялын оештыру;

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Үткәрү вакыты һәм урыны:

Ярышлар 2020 елның 8 августында Мамадыш шәһәрендә узачак. Үткәрү урыны: Нократ елгасы яр буе,  «Яшьлек» скверы.

Үткәрү белән җитәкчелек итү:

            Ярышларга гомуми җитәкчелекне  Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының «Яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлеге» МКУ гамәлгә ашыра. Ярышларны уздыру спорт төрләре буенча судьяларга йөкләнә.

Ярышларның  программасы:

2005 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында Мини-футбол. Теркәү 9.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны-«Яшьлек» скверы, мини-футбол мәйданчыгы. Команда составында 8 кеше. Баш судья: Мамонов К. Р. (тел: 89600731077)

Стритбол: район яшьләре арасында. Теркәү 9: 30. Үткәрү урыны-Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбе спорт мәйданчыгы.Баш судья: Хурамшин Н. И. (тел: 89874149011)

Өстәл теннисы:2005-2007 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында. Үткәрелү урыны - «Яшьлек» скверы (начар һава шартларында үткәрү урыны өстәл теннисы залына күчерелә). Баш судья: Шебухов А. Б. (тел: 89600588435)

Пляж волейболы: ир-атлар арасында. Башлана 10.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны (Нократ елгасы яр буе). Баш судья: Әхмәтшин И. М. (тел: 89656191310)

Күңелле гимнастика (барлык теләүчеләр өчен). Үткәрү урыны – «Яшьлек»скверы. Башлана 11.00 сәгатьтә. Чара өчен җавплы:Юмагужина В. Р.

Ярышта катнашучылар:

Ярышларга шәһәр, район гомуми белем бирү учреждениеләре, район оешмалары һәм предприятиеләреннән килгән барлык теләгән командалар чакырыла.

Катнашучыларның үзләре белән паспорты яки шәхесне раслаучы документы һәм учреждение җитәкчесе һәм медицина хезмәткәре раслаган гаризасы булырга тиеш. Ярышлар гамәлдәге спорт төрләре буенча үткәрелә.

Бүләкләү:

Призлы урыннарны алган катнашучылар һәм командалар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнә.

ӘЛЕГЕ НИГЕЗЛӘМӘ ЯРЫШЛАРГА РӘСМИ ЧАКЫРУ БУЛЫП ТОРА!

Белешмәләр өчен Телефон: 3-15-78

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International