Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе кече яшьтәге мәктәп балалары өчен мультфильмнар күрсәтә башлый. 5, 7, 10, 12 август көннәрендә нәни мамадышлыларны һәм аларның әти-әниләрен Совет урамындагы кинотеатрга чакыралар. Мультфильмнарны 11:00 дән 12:30 сәгатькә кадәр бушлай күрсәтәчәкләр. Чара ачык һавада узуга карамастан, тамашачыларга санитар нормаларны үтәргә туры киләчәк.