Мамадышлылар арасында иң популяр исем-Әмир исеме булган. Июль аенда аны Мамадышның өч гаиләсе сайлаган. Калган ата-аналар Богдан, Давид, Динар, Равил, Азат, Илфар, Аман, Радмир, Арман, Дамир, Тимур кебек исемнәрне сайлаганнар. Яңа туган кызларга Марина, Мирослава, Амелия, Зифа, Камилла, София исемнәре кушылган. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ел башыннан 132 туу турында акт теркәлгән.