25 августта Мамадышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак. Кунакларга район укучыларының һәм педагогларының декоратив-гамәли сәнгать, техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Гадәттәгечә, пленар өлеш һәм укытучыларны бүләкләү булачак. Чара барлык санитар нормаларны исәпкә алып үткәреләчәк.