5 август көнне сәгать 10.00 да Үзәк китапханә яшь мамадышлыларны «Кызыклы җәй” дип аталган конкурс-уен программасында катнашырга чакыра.
Балаларны “Табышмаклы”, “Сүзне әйтеп бетер”, “Рәсем”, “Җитез рәссам”, “Геройны тап”, “Игътибарлы укучы”, “Иң җитез”, “Бал кортлары” конкурслары; яраткан әкиятләрдән өзек уку, китап күргәзмәсе, катнашучыларны балалар өчен чыгарылучы газета – журналлар белән таныштыру һәм әлбәттә инде призлар көтә!
Программа мәктәп яшендәге балаларга исәпләнгән.