Район башлыгы Анатолий Иванов яңа башланган атнага биш бурыч билгеләде

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

#5ЗАДАЧНАНЕДЕЛЮ -#АТНАГА5БУРЫЧ

             Район башлыгы Анатолий Иванов бүген икътисади зоналар җитәкчеләренә белем бирү оешмалары буенча йөреп чыгарга һәм аларның яңа уку сезонына әзерлеген шәхсән бәяләргә кушты.

Мәгариф темасын дәвам итеп, Анатолий Иванов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион акциясенә игътибарны арттырырга чакырды : «Күп гаиләләр өчен балаларын мәктәпкә әзерләү зур чыгымнар таләп итә. Ярдәм тиеш булган гаиләләрнең исемлеген төзү генә җитми,  алар белән элемтәгә кереп, ярдәм булачагы турында хәбәр итегез, юкка борчылып тормасыннар”!,- диде район башлыгы  үзенең чыгышында.

Шәһәрне төзекләндерү турындагы мәсьәләнең проблемалы ягы район Советы һәм башкарма комитеты бинасы каршындагы территориягә әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Район башлыгы Анатолий Иванов җаваплы кешеләргә "борын төбендәге" участокны тәртипкә китерү таләбе белән мөрәҗәгать итте.

Атна башында кабат спорт мәйданчыклары темасына әйләнеп кайттылар. Район башлыгы фикеренчә, спорт мәйданчыкларын яктырту темасы буенча мәсьәлә тулысынча эшләнеп бетмәгән. Районда әле кичке вакытта файдаланып булмый торган объектлар калуын ассыклады.

Эшлекле дүшәмбе күбесенчә балалар һәм яшьләр проблемаларына багышланды. Районда һәм республикада соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, "Тормыш дәресләре" темасын актуальләштерү, судагы хокук бозулар һәм фаҗигале очраклар буенча статистика, теория белән генә чикләнмичә, практик дәресләргә басым ясау - бу атнаның тагын бер мөһим бурычы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International