2020 елның 29 июлендә иртәнге сәгать 9-00 Мамадыш РҮХнең кабул итү бүлегенә Мамадыш шәһәрендә яшәүче бер ир-атны авыр хәлдә алып киләләр. Бәхетсезлек очрагы үз йорты ишегалдында циркуляр җайланмада тимер буенча эшләгәндә килеп чыккан. Хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Нияз Мифтахетдинов авыру белән танышып, диагноз куйганнан соң, шунда ук беренче медицина ярдәмен күрсәтә, аннары авыруны хирургия бүлегенә оперблокка күчерәләр.
Ашыгыч операция Нияз Мифтахетдинов җитәкчелегендә үткәрелә. Кан тамырлары хирургы Хөршид Мирзабәков тарафыннан терсәк артериясенә анастомоз (яки тоташтыру) уздырылды. Эпиневраль урта шов салынган. Иң алдагы төркем мускулларын тегәләр. Операция бригадасы составында иң тәҗрибәле белгечләр: анестезиология һәм реанимация бүлегенең табиб анестезиолог-реаниматологы Хәбибулла Муродов, операция шәфкать туташы Рауза Фазлыева, шәфкать туташы-анестезист Язилә Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Хәзерге вакытта операциядән соң чор штат режимында уза, кан әйләнеше һәм сизгерлек торгызылган, пациент үзен яхшы хис итә, терелү процессы бара.
Әлеге операцияләр республика учреждениеләре шартларында үткәрелә, әмма кичектергесез очрак булу сәбәпле әлеге операцияне үзебездә ясыйлар. Табибларның җитәрлек тәҗрибәсе, РҮХнең җиһазланышы, аркасында бу очракны уникаль, профессиональ ясалган операция дип санала.