Татарстанның сөт терлекчелеге:авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән нәтиҗә шактый сизелерлек булды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 ай эчендә терлекләр белән эш итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу планның 71%ын тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48% – тукландыруга идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырдылар.

Әлеге цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән нәтиҗә шактый сизелерлек булды. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнар белән узган киңәшмә барышында хәбәр итте.

Арча муниципаль районының «Северный» АХП ҖЧҖендә алдынгы технологияләр куллану сөт җитештерү күләмен тәүлеккә 2,5 тоннага, ягъни 18 %ка, сыерларның продуктивлылыгын 3 кг-га, сыерларның сервис чорын 8 көнгә киметергә, сыерларның санын 5 %ка арттырырга мөмкинлек бирде. Бу сөт сатудан акчалата керемне аена 1,7 млн. сумга арттырырга ярдәм итте.

Хуҗалыкта шулай ук агымдагы елның 7 июленнән терлекләрне унификацияле номерлар белән тәңгәлләштерүгә керештеләр – алар колак биркасында һәм электрон тамгада куелалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International