Татарстан Хөкүмәте 3 августтан концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт итте.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Хөкүмәте 3 августтан концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт итте. Әлеге яңалык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни-агарту, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чараларны, катнашучылар санын 50 кешедән арттырмау шарты белән, оештырырга рөхсәт ителә», — диелә документта.

Моннан тыш, 3 августтан кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һ.б башка күңел ачу оешмалары да ачыла. Әлеге оешмаларга бер үк вакытта килүчеләр саны 50дән артмаска тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International