Студент Анастасия Егорова бу җәйне булачак пляж территориясендә гамәли дәресләргә багышларга булган. Ул объектны өч яруска бүлүче бетон диварларны бизи. Берничә аралыкны яшь дизайнер диңгез темасына багышларга булган, шуңа күрә, бездә дә диңгез бар дисәләр, аптырамагыз.. Анастасиягә табигатьтә эшләү бигрәк тә җиңел бирелә икән: бер якта -Нократ, икенче яктан Пузанка тавы аны аеруча илһамландыра. Әле яныннан узып баручы һәм кызыклы фото өчен тукталучы мамадышлыларның фикерләре, мактау сүзләре дә рухландыра яшь рәссамны. Анастасияне бер нәрсә борчый-дивар озын, ә ярдәмчеләр юк, буяулар һәм пумала белән эшли белүче кешеләр җитми.
Анастасия Егорова-патриот. Ул үзенең хезмәтләрен яраткан шәһәренә багышлый, күп еллардан соң да үзенең рәсемнәре монда сакланырлар дип хыяллана.