Район башлыгы Анатолий Иванов бүген һава-десант гаскәрләре вәкилләрен бәйрәм белән котлады. Мамадышта 94 десантчы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте бүген. Алар елдагыча очрашу урынын үзгәртмичә Җиңү паркына җыелдылар. Бәйрәмгәе зәңгәр беретлыларның балалары һәм хатыннары да килгән иде, тормыш иптәшләре бүген дә десантчылар белән беррәттән "Бездән башка беркем дә түгел!" девизы астында җаваплы һәм мактаулы һөнәр ияләре белән бергә атлыйлар, аларга терәк булып яшиләр.
Анатолий Иванов солдатларга, офицерларга һәм ветераннарга мөрәҗәгать итеп, аларның югары дәрәҗәдә әзерлекләрен һәм какшамас характерын билгеләп үтте.
-Сезгә иң катлаулы, җаваплы бурычларны ышанып тапшырдылар һәм сез аларны төгәл, оператив һәм җайлы итеп чиштегез. Бу сыйфатлар сезне гади тормышта да, кыюлыкта да, осталыкта да, куелган максатларга ирешүдә дә үрнәк булып калырга ярдәм итә. Мин сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, сезнең беретларыгыз кебек, күк йөзе кебек зяктылык телим тормышыгызда, - дип котлады десантчыларны район башлыгы.
Бүген үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәрне бүләкләделәр, үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм күңелле тәмамланды. Анатолий Иванов десантчылар белән аралашканда шаяртып, бүген "Яшьлек" скверында коры фонтанда гына коеныгыз инде, диде.