2 августта якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Галәветдин улы Шәрәфетдиновка 95 яшь тулды. Ул гомер буе туган авылы Хафизовкада яши. Бу кечкенә авылда бүген тантана сәбәпчесе хөрмәтенә җырлар да, бик күп изге теләкләр дә, хәтта өч тапкыр "Ура" да яңгырады. Элеккеге радистны, туганнарыннан, авылдашларыннан тыш, район башлыгы Анатолий Иванов һәм бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче десантчылар да котлады.
-Син кая гына барсаң да, кем арасында булсаң да – һәрвакыт хөрмәттә. Хәтта Россия Президенты үзе дә сиңа теләкләрен җиткерә, - дип район башлыгы шәхсән Кремль котлавын укыды. Анатолий Иванов юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде, шушындый шат күңелле, мөхтәрәм, хөрмәткә лаек кешеләр белән шәхсән аралаша алуы өчен горурлык хисләре кичерүен әйтте.
Хәсән Галәветдин улы бүген күп елмая, хуҗаларча чәйгә чакырды һәм үз остаханәсенә экскурсия оештырды. Үзе җитештергән урындыклар белән тулган кечкенә генә бинада ул бер генә станок та кулланмыйча җиһазлар ясый. Аның бу осталыгына сокланган кунаклар Хафизовка мастерының 100 еллыгына да килергә вәгъдә иттеләр.
Һава-десант гаскәрләре вәкилләре элеккеге солдат алдында аеруча аерылып тордылар. Алар үзләренең гимнына әверелгән"Синева" җырын башкарып бу кечкенә авылга бәйрәм рухы өстәделәр һәм туган көнен билгеләп үтүче ветеранның парад костюмына тагын бер медаль беркетеп куйдылар. Бу бүләк Хәсән Галәветдин улын яшьлек елларына алып кайтты, "Ура!" кычкырып дошманга һөҗүм итүен, ә соңрак Җиңү язын каршылауларын искә төшерде.
Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев та якташыбыз алдында үз бурычын үтәде. Ул аңа ветеран катнашкан чаралардан фотолар бүләк итте - Хәсән ага үзенең шәхси фотоархивын да алып бара икән бит әле. Хөрмәтле Хәсән ага, бу юлы фотосурәтләр тагын да күбрәк булачак – аларны да сезгә тапшырачакбыз!