Мамадыш ветераннарына кәрәзле телефоннар бүләк иттеләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Фронтовикларга-телефоннар» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына лимитсыз элемтә урнаштырылган кәрәзле телефоннар тапшырыла. Акция «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан башлап җибәрелде. Бүген Җиңү волонтерлары Мамадыш районында яшәүче сугыш ветераннарына кесә телефоннары өләшү эшен башлап җибәрделәр. Ветераннарга бушлай мобиль элемтәле кәрәзле телефоннары тапшырдылар. Махсус тарифны куллану нәтиҗәсендә ветераннар бернинди чикләүсез шалтыратулар кабул итеп ала алачак. Ә телефон хәтеренә алдан ук "файдалы" номерлар инде кертелеп куелган. Бу өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр, волонтерлар яки медучреждение белән кичекмәстән элемтәгә керергә мөмкинлек бирәчәк - бу пандемия шартларында аеруча актуаль. Мамадыш районында элемтә чараларын 15 фронтовик алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International