Рәсем ясау буенча Мастер-шоу бүген ачык һавада 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр барлык катнашучылар өчен уздырылачак. Совет урамында булачак. Аны композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе оештыра. Мамадышлыларга карандашлар, буяулар алырга һәм шәһәрнең тарихи өлешен сурәтләргә тәкъдим итәчәкләр. Әлеге чарада сынлы сәнгать бүлеге укучылары да, 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар да катнашачак. Сез дә кушылыгыз!