Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 8 (85563) 3-98-86 телефоны буенча көн саен 9.00 дән 15.00 кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш), тәнәфес 12.00 дән 13.00 кадәр җавап бирәчәк.